«Китап карнавалы»: әдәби бәйрәм (6+)

28 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен 13 нче санлы китапханәдә «Китап карнавалы» дигән әдәби бәйрәм узды.

Укучыларны «Китап карнавалы» башыннан ук үз дөньясына алып кереп китте. Алар «Зирәк Василисаның әкият патшалыгы»нда, «Әкиятләре йолдызлыгы»нда, «Фантазияләр, Шуклыклар һәм Шаяртулар» илендә булды, «Китаплар һәм геройлар» дигән әдәби уенда актив катнашты, шигырьләр укыды, җитәкләшеп түгәрәк тирәли әйләнде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: